Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы мәктәпләре укучылары быел 28 тоннадан артык макулатура җыйганнар

Район мәктәпләре укучылары быел да "Чиста авыл синнән башлана" акциясенә кушылдылар һәм ел башыннан бу юнәлештә бик актив эшли башладылар. Үткән ике айда алар 28 тонна 159 килограмм, ягъни бер укучыга уртача 13 килограмм тирәсе макулатура җыйганнар. Мәктәпләр әлеге икенчел чималның 7 тонна 340 килограммын тапшырып 34 мең сумнан артыграк...

Район мәктәпләре укучылары быел да "Чиста авыл синнән башлана" акциясенә кушылдылар һәм ел башыннан бу юнәлештә бик актив эшли башладылар. Үткән ике айда алар 28 тонна 159 килограмм, ягъни бер укучыга уртача 13 килограмм тирәсе макулатура җыйганнар.


Мәктәпләр әлеге икенчел чималның 7 тонна 340 килограммын тапшырып 34 мең сумнан артыграк табыш та алганнар. 2017 елда мәктәпләр - 59, 2016 елда 50 тонна макулатура тапшырганнар.

-Үткән елда мәктәпләр кәгазь калдыклары тапшырып кына да 126 мең сум акча эшләде. Быел тагын да күбрәк табыш алу планлаштырыла. Макулатураны Зәйдән, пластиканы Самарадан килеп алып китәләр, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. - Кара Чишмә мәктәбе укучылары ике айда 1066 килограмм макулатура җыйган, бу бер укучыга бүлеп исәпләгәндә 42 килограммнан да күбрәк. Туймәт мәктәбе укучылары 1236 килограмм икенчел чимал җыеп, шуның 1147 килограммын хәзерләүчеләргә тапшырганнар һәм шуңа 5735 сум акча кергән. Иске Котыш мәктәбе укучылары да мактауга лаек, биредә укучы 34 егет һәм кыз бер мең килограммга якын макулатура җыйган.

Ә менә беренче һәм икенче Чирмешән мәктәпләрендә эш сүлпәнрәк бара, аларда бер укучыга уртача күрсәткеч 5 килограмм гына.

Үткән ел Әмир мәктәбе укучылары 700 килограмм макулатура һәм 10 килограмм пластик җыеп 3 мең сумга якын акча эшләгәннәр. Әлеге акчалар хисабына укучылар ашханәдә ике ай тукланган, ата-аналардан өстәмә акча җыелмаган. Гаилә бюджетына азмы-күпме файда бу.

Район мәктәпләрендә укучы 2200 бала быел бер тонна 189 килограмм пластик җыйган, ягъни бер балага бүлеп исәпләгәндә уртача 500 граммнан артыграк туры килә. Югары Кармалка мәктәбендә бу күрсәткеч 3 килограммга якын. Бәркәтә мәктәбе укучылары да 200 килограммнан артык пластик (бер укучыга 2,78 килограмм) җыйганнар. Шешминка мәктәбе укучылары да бу юнәлештә яхшы эшлиләр (бер укучыга 2,37 килограмм). Ә менә Иске Үтәмеш һәм беренче Чирмешән мәктәпләрендә бер балага уртача нибары 200 грамм тирәсе пластик туры килә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көн темасы Чирмешән районында табыш ала авыллар чистара Мәктәпләр