Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 17 янгын очрагы теркәлгән

Узган ел районда 17 янгын очрагы теркәлде. Аларда ун торак йортка, дүрт абзарга, алты мунчага зыян килгән. Шөкер, быел әлегә "кызыл машина"ларны ут казаларына, күз тимәсен, бер дә кузгатмадылар. 2015 тә Чирмешәнгә - өч, Ивашкино һәм Лашманга - икешәр, Яңа Элмәле, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Югары Кәминкә,...

Узган ел районда 17 янгын очрагы теркәлде. Аларда ун торак йортка, дүрт абзарга, алты мунчага зыян килгән. Шөкер, быел әлегә "кызыл машина"ларны ут казаларына, күз тимәсен, бер дә кузгатмадылар.

2015 тә Чирмешәнгә - өч, Ивашкино һәм Лашманга - икешәр, Яңа Элмәле, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Югары Кәминкә, Сосновка, Күтәмә, Әккәрәй авылларына берәр тапкыр ут казасы килгән. Янгыннарның күбесе мичләрдән һәм электр җиһазларыннан чыккан. Ике очракта янгын сәбәбе - балалар шаяруы, абзарга яшен сугу. Иң аянычы, май аенда Иске Үтәмештәге янгында 1941елгы йорт хуҗасы һәлак була. Янгын күзәтчелеге белгечләре әйтүләренчә, бичара ир-ат тәмәке тартканда саклык хакында оныткан.
-Бигрәк тә кышын янгыннарның артуы күзәтелә. Гадәттә, алар еш кына һаман да шул электр җиһазларыннан, мичләрдән чыга. Шунлыктан мондый җайланмалардан файдаланганда аеруча игътибарлы, сак булыйк, - ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге белгече Андрей Фомин.
Ут казалары чыкмасын өчен якташларыбыз түбәндәге кайбер киңәшләрне истә тотсыннар иде:
-кулдан ясалган, яисә төзек булмаган электр җылыткычлары кулланмаска;
-электрүткәргечләрнең тышчасы, изоляциясе зарарланмаган булсын;
-электрүткәргечләрне буямаска һәм обойлар астында калдырмаска;
-ватык сүндергечләр, розеткалардан файдаланмаска;
-саклагычлар (предохранительләр) янып чыкса, "жучок" лар куймаска, чөнки алар кызып эрергә, кыска ялганыш булып, янгын чыгарга мөмкин;
- өйдән чыкканада, электр җиһазларының сүндерелгән булуына кат-кат инанырга;
-ут мич торбаларындагы, төтен юлларындагы тишек-ярыклардан чыгарга мөмкин;
-мич авызы алдына янмый торган, уттан сакларлык материал җәяргә;
-мичләрне бензин ише янучан сыеклыклар белән кабызмаска: алар шартларга мөмкин;
- мич өстендә киемнәр, чи утын киптермәскә;
-йорт җиһазлары, пәрдәләр мичкә якын булмасын;
Сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Янгыннар янгын сүндерүчеләр