Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин ветеран укытучы Лидия Мельникованы район газетасына яздырды

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин “Татмедиа” җәмгыяте игълан иткән “Подиска бүләк ит!” акциясендә катнашып, Чирмешәндә яшәүче ветеран укытучы Лидия Мельниковага “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына ярты еллык подписка бүләк итте.

-Элек газета-журналларны күп укый идек, хәзер мин район газетасына гына язылам, -ди 37 ел педагогик стажы булган Лидия Васильевна. – Мин бит үзем Самара өлкәсенең Чаллы Вершина районында тудым. Алты яшьлек чагымда, безнең гаилә Чирмешәнгә күченде. Мин монда үстем, мәктәпне тәмамладым, монда гомер иттем, балаларым туды, шуңа да үземне Чирмешән кешесе дип саныйм.

Казан педагогика институтын тәмамлагач, Лидия Васильевна өч ел Мордовиядә эшли, аннан соң Чирмешәнгә кайта. Әүвәл җидееллык Әккәрәй мәктәбендә бер ел директор вазыйфаларын башкара, аннан соң Яңа Элмәле урта мәктәбенә укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Биредә ул үзенең булачак тормыш иптәше Николай Никитичны очрата. 1958нче елны яшьләр гаилә коралар, дүрт елдан соң район үзәгенә күченәләр.

Мельниковлар гомер буе мәктәптә эшлиләр, балаларга белем биргәннәр. Алар 50 елдан артык бергә гомер итәләр, өч кыз үстерәләр, берсе - Казанда яшәүче Лариса Николаевна әти-әнисенең һөнәрен сайлый. Лидия Васильевна бүген үзе генә гомер итә, Николай Никитич инде гүр иясе.

-Мин кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Мәчеләрне, курчакларны тезеп утырта идем дә, дәрес бирә идем, - ди әңгәмәдәшем.- Шуңа да һөнәр сайларга вакыт җиткәч, кая барырга дип аптырап тормадым. Миңа бүген 85 яшь, укытучы һөнәрен сайлаганыма беркайчан да үкенмәдем. Укучыларым да онытмыйлар, кая килеп керсәм дә, без укыткан балалар. Билгеле, район газетасында да танышларым, элеккеге укучыларым бар. Мәктәп тормышы турында укырга яратам. Мине искә алып, шундый бүләк ясаганы өчен район җитәкчесенә зур рәхмәтемне җиткерәм, эшендә уңышлар телим.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Фердинат Дәүләтшин