Фердинат Дәүләтшин тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин ветеран укытучы Лидия Мельникованы район газетасына яздырды
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин “Татмедиа” җәмгыяте игълан иткән “Подиска бүләк ит!” акциясендә катнашып, Чирмешәндә яшәүче ветеран укытучы Лидия Мельниковага “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына ярты еллык подписка бүләк итте.
-
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән мәктәп укучыларына пакетлар тапшырдылар
Быел Яңа ел алдыннан районда 1622 балага яңа ел пакетлары тараттылар. Әлеге бәйрәм күчтәнәчләрен башлангыч сыйныфларда укучы һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче балаларга, рәхмәт яусын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән тапшырдылар. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
-
Чирмешән укытучылары август конференциясендә ярминкә оештырды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары.
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Укытучылар көне уңаеннан котлавы
Бәйрәм белән, кадерле укытучылар! Безнең хөрмәтле укытучыларыбыз, тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан иң ихлас тәбрикләүләребезне кабул итеп алыгыз. Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәрбер кешенең үз укытучысы була - ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Район белем бирү...
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләве
Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне чын күңелдән Корбан гаете белән котлыйм! Бөтендөнья мөселманнарының олы бәйрәме мөбарәк булсын. Һәр гаиләгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, һәрберебезгә сабырлык, иман байлыгы һәм якты өметләр алып килсен! Фердинат Дәүләтшин, Чирмешән муниципаль районы башлыгы
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы
23 ФЕВРАЛЬДӘ БЕЗ ВАТАН МӘНФӘГАТЬЛӘРЕН ЯКЛАРГА ҺӘРВАКЫТ ӘЗЕР ТОРГАН ЧЫН ИР-ЕГЕТЛӘР БӘЙРӘМЕН БИЛГЕЛӘП ҮТӘБЕЗ. БУ КӨННЕ КЫРЫС АРМИЯ ХЕЗМӘТЕН ҮТЕП КАЙТУЧЫЛАРНЫ ДА, БҮГЕН КЕШЕЛӘРНЕҢ ТЫНЫЧ ТОРМЫШЫН САКЛАП, РОССИЯГӘ НАМУСЛЫ ХЕЗМӘТ ИТҮЧЕЛӘРНЕ ДӘ КОТЛЫЙБЫЗ. Бу бәйрәм буыннарның үзара бәйләнешен, данлы хәрби традицияләрнең күчә баруын гәүдәләндерә. Бөек Ватан сугышы ветераннарының, кайнар нокталарда...
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Яңа ел котлавы
Бусагада 2016 ел. Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлый. Күптәнге матур традиция буенча без аны гаиләләребез һәм дусларыбыз белән җыелып каршылыйбыз. Курантлар тавышы яңгыраганда һәркем узган ел нинди булды, нәрсәсе белән истә калды, дип уйлана. Ул елдан нәрсәне үзең белән алырга, ә нәрсәләр белән мәңгегә хушлашырга? Берәүләргә бу ел...
-
Чирмешәндә район башлыгы - паспортлар, ә Кыш бабай бүләкләр тапшырды
Соңгы айларда 14 яшен тутырган 59 яшүсмер район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кулыннан Россия гражданнары булуларын раслаучы документ - паспорт алдылар. -Сез инде зур кешеләр. Конституция сезгә хокуклар бирсә, паспортлы булу белән бурычларыгыз да арта, - диде Фердинат Мидхәт улы. Иске Үтәмештән Минголовлар бу көнне көтеп алганнар. Бүген аларның олы кызлары...