Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән пенсионеры көн саен дүрт сыер сава

Чирмешәннән 64 яшьлек Миннур апа Шиһапова көнгә ике тапкыр дүрт сыерын кул белән сава. Аларга бушлай саву аппараты биргән булганнар да, тик аның рәхәте бер елга гына җиткән, ул янып чыккан. -Саву аппараты белән, билгеле, ансат иде. Аппаратны көйләп куясың да, көтеп кенә утырасың, - ди Миннур апа. - Яңасы...

Чирмешәннән 64 яшьлек Миннур апа Шиһапова көнгә ике тапкыр дүрт сыерын кул белән сава. Аларга бушлай саву аппараты биргән булганнар да, тик аның рәхәте бер елга гына җиткән, ул янып чыккан.

-Саву аппараты белән, билгеле, ансат иде. Аппаратны көйләп куясың да, көтеп кенә утырасың, - ди Миннур апа. - Яңасы булыр дип ышандыралар да, белмим инде... Кичен оныгым булыша, әле бәләкәй булса да, Света мин сауган сөтне ташып тора, аннан соң аны салкын суга утыртып калдырабыз.
Һәр иртә Миннур апа сөт җыючыга 50 килограмм сөт чыгара. Июль аенда Шиһаповлар 1700 килограмм сөт сатканнар. Моңа айга уртача 16-17 мең сум керем начар түгел. Сөтне өйдән дә килеп алалар, каймакка, сыер маена да сорау бар икән. Дөрес, бу акчалар тырыш хезмәт, иртәдән - кичкә кадәр эшләү нәтиҗәсендә табыла.
Мал тотуның чыгымнары да җитәрлек, бер баш мал өчен көтүчегә ай саен 650 сум түлисе. Печән-саламын үзең әзерләсәң дә, бөртеген сатып алырга туры килә. Малчылар бер бакча азык чөгендере, бер бакча кабак та үстерәләр.
Шиһаповларның көне иртәнге 4тә башлана. Миннур апа һәр көнне дүрт сыер савып, көтүгә 7 баш мал чыгарып җибәрә, декабрьдә тагын бер танасы бозаулаячак. Өйдә бер үгез һәм 4 баш бозау кала. Бу малларны карау-тәрбияләү өчен күпме көч кирәк!
-Бу кадәрле малны үзем генә җиңдерә алмыйм, улым белән икәү эшлибез, - ди хуҗабикә. - Печәнне үзебез чабабыз, махсус чапкычыбыз бар, барын да Фәрит үзе җайлады, ясады. Иренеп тормасаң була, болын тулы печән, чап кына.
Менә шулай хәләл көчләре белән акча таба Шиһаповлар. Өй җиткергәндә дә бу средстволар ярап куйган.
Гомере буе сыер савучы булып эшләгән Миннур апа балаларын да хезмәт сөяргә өйрәтеп үстергән. Моңа үзе дә сөенә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сыерлар