Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Укытучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле укытучыларыбыз, тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан сезгә иң ихлас тәбрикләүләребезне ирештерәбез. Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәр кешенең үз укытучысы була - ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Район белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында максатчан, инициативалы һәм...

Хөрмәтле укытучыларыбыз, тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан сезгә иң ихлас тәбрикләүләребезне ирештерәбез.
Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәр кешенең үз укытучысы була - ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Район белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында максатчан, инициативалы һәм иҗади, үз һөнәрләрен чын күңелдән яратучылар күп.
Дәүләт мәгариф өлкәсенә аерым зур игътибар бирә. Үткәрелүче барлык реформалар, беренче чиратта, яңа, замана таләпләренә туры килүче белем бирү системасын коруга юнәлдерелгән.
Барлык укытучыларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын бу зур бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә нык саулык, оптимизм, яңа һөнәри җиңүләр, иминлек һәм бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Фердинат Давлетшин котлау