Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатына автобус бүләк иттеләр

Кадетлар мәктәп – интернаты укучылары хәзер төрле чараларга: спорт ярышларына, экскурсияләргә, бәйгеләргә үзләренең өр-яңа автобусларына утырып барачаклар.

Мондый зур бүләккә мәктәп-интернаты коллективы элеккеге укучылары, бүген Рязань хәрби училищесында укучы Нариман Сваровский тырышлыгы белән ия булдылар, ул “КамАЗ” җәмгыятенә автобус алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Бу проблеманы чишүдә РФ Оборона министрлыгы да булышкан.

Шушы көннәрдә мәктәп – интернатында узган тантанада “КамАЗ” җәмгыятенең персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча генераль директоры урынбасары Александр Ушенин мәктәп-интернат директоры Рафаэль Сөләймановка 21 урынлы «КАМАЗ МАРКОПОЛО 3297» автобусыннан ачкычлар тапшырды.

Әлеге чарада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җәмгыять җитәкчелегенә һәм автозавод коллективына рәхмәтен белдерде һәм кадетларга теләкләрен җиткерде.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән кадетлар автобус