Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән эшмәкәрләре белем алалар

Май аенда Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә старт алган "Бизнес-класс" программасы буенча укулар тәмамлана. Әлеге проектның төп максаты - Татарстанда эшмәкәр булган һәм булырга теләүче кешеләргә булышу, бизнес-мохиттә юнәлеш алырга ярдәм итү. Безнең районга 42 кешене укыту бурычы куела, теләүчеләр аннан да күбрәк булган (44). -"Бизнес-класс" программасы буенча укыту теләүчеләр өчен...

Май аенда Татарстанда эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә старт алган "Бизнес-класс" программасы буенча укулар тәмамлана.

Әлеге проектның төп максаты - Татарстанда эшмәкәр булган һәм булырга теләүче кешеләргә булышу, бизнес-мохиттә юнәлеш алырга ярдәм итү.
Безнең районга 42 кешене укыту бурычы куела, теләүчеләр аннан да күбрәк булган (44).
-"Бизнес-класс" программасы буенча укыту теләүчеләр өчен уңайлы. Укуларда катнашучылар эшләреннән аерылмыйча, беркая да бармыйча гына белем алды, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - "Бизнес-класс" проектында үз эшен ачкан һәм әле эшмәкәрлеккә керешергә генә теләүче кешеләр дә кирәкле белем ала, аларда үз көчләренә ышаныч ныгый.
Уку планы алты айга исәпләнгән, ул 11 онлайн-модульдән тора. Чираттагы модульне үзләштергәч эшмәкәрләр тест уза һәм киләсе модульгә күчә. Ул шулай белем эстәвен дәвам итә. Дәресләрне тәҗрибәле эшмәкәрләр алып бара.
Бу проектта катнашкан якташыбыз, шәхси эшмәкәр Александр Пуль рейтингта югарыга күтәрелгән һәм аңа остаз (наставник) билгеләнгән. Проектта шулай каралган.
-Миңа билгеләнгән остаз - тәҗрибәле эшмәкәр белән телефон аша аралашып тордык, ул миңа киңәшләрен бирде, - ди Александр Викторович. - Видео дәресләр караганнан соң тест үттек. Бу укулар мине эшмәкәрлек нечкәлекләренә, клиентлар белән аралашырга, сервис белән идарә итәргә, документлар белән эшләргә өйрәтте, рекламалау тәртибе белән дә таныштым. Әлеге укуларны башлаганда эшмәкәрлек стажым әле бер ел да юк иде. Үзем өчен күп файдалы нәрсә белдем. Мондый укулар кирәк дип саныйм.
Александр Пуль кәрәзле телефоннар һәм планшетлар ремонтлау белән шөгыльләнә. Бу ай ахырында аны Казанга семинарга да чакырганнар. Проектны Google Россия компаниясе һәм Саклык банкы финанслый. Эшмәкәрлек үсеше банкта да кызыксну уята. Аларга да уңышлы эшләүче һәм үз товарын сата белүче эшмәкәрләр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы эшмәкәр

2
X