Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Чирмешән АГРО“да азык күп, орлык җитеш, хезмәт хакы түләнә

"Чирмешән АГРО"да эштән бушаган техника ГОСТ таләпләре буенча кышкы саклауга куела, инде өсте ябулы урында тырмалар ремонтлыйлар. Чәчүлек орлык запасы тупланган, ул коры, җилләтелүче складларда һәм яхшы саклана. Әлеге җәмгыятьнең терлекчелек тармагында да технологик таләп­ләрне катгый үтәргә тырышалар. Силос, сенаж, печән, салам, фураж иркенләп кыш чыгарлык. Эшләгән кешегә хезмәт хакын...

"Чирмешән АГРО"да эштән бушаган техника ГОСТ таләпләре буенча кышкы саклауга куела, инде өсте ябулы урында тырмалар ремонтлыйлар.

Чәчүлек орлык запасы тупланган, ул коры, җилләтелүче складларда һәм яхшы саклана. Әлеге җәмгыятьнең терлекчелек тармагында да технологик таләп­ләрне катгый үтәргә тырышалар. Силос, сенаж, печән, салам, фураж иркенләп кыш чыгарлык. Эшләгән кешегә хезмәт хакын да вакытында түләргә тырышалар.
Шушы көннәрдә район, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгеч­лә­ре, монда семинарга җыелып, барын да үз күзләре белән күрделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Хуҗалык эшчәнлегенә тулаем яхшы бәя дә куеп киттеләр.
"Моляков В.А.", "Митяев А.И.", "Варкичев И.Г." крестьян-фермер хуҗалыклары исә бер-берсенең техникаларының кышкы саклауга куелышын тикшергәннәр. Бу өлкәдә аларда эш күп икән әле, кайбер агрегатлар кырдан ничек кайткан, шул килеш тора. "Үтәмеш"тә дә шундыйрак хәл.
Үзара тикшерүләр дә­вам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар