Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” техник карауны “бишлегә” үткән

Тиздән язгы кыр эшләре башланыр, димәк машина – трактор паркларыннан, гаражлардан техника кырга кузгалачак. Эшләрнең көйле баруы беренче чиратта техниканың төзеклегенә бәйле. Шуны истә тотып, яз айларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техник карау уза.

Безнең районда бу эшне “ЧИРМЕШӘН АГРО” җәмгыятендә ел саен диярлек иң беренчеләрдән булып һәм иң оешкан төстә үткәрәләр.

-Техникага гына түгел, иэ әүвәл кешеләргә игътибар булырга тиеш. Уңайлы эш шартлары булдырырга кирәк, -ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.

Биредә техниканы көздән үк ремонтлый башлыйлар, бу эш кыш айларында да тукталмый, чөнки монда җылы гараж бар, белгечләр үз урыннарында, запас частьләр белән проблема юк, эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итәләр. Ел саен хезмәткәрләргә бер төрле эш киемнәре бирәләр, быел хәтта җылы курткалар да таратканнар.

Җәмгыятьтә 22 берәмлек техниканы дәүләт техник карауга бик яхшы әзерләгәннәр.

-11 автотранспорт тикшерелде, - ди “Таттехконтроль” җәмгыяте эксперты Рафаэль Гатин.- Барлык машиналар да төзек. Барысында да ут сүндергечләр, аптечкалар бар. Тормоз, руль системасы, тышкы яктырту җайланмалары төзек. Безнең тарафтан дәгъва юк.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча инженер-инспекторы Илнур Сәлахов та 11 берәмлек тракторны карап чыккач, канәгать калган.

-Тракторлар, тагылма агрегатлар ремонтланган, буялган, тәртипкә китерелгән. Механизаторларның таныклыклары бар, берсенең дә срогы чыкмаган, - ди Илнур Сәлахов. – Шушы көннәрдә тагын башка кайбер хуҗалыкларда да техник карау узды. Әйтик, “Серендеев Н.И.” хуҗалыгында 12 берәмлек техникадан берсе генә әзер түгел. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 20 көн бирелгән. “Кара Чишмә” хуҗалыгында дүрт бәрәмлек техника язгы кыр эшләренә әзер. Районда техник карау график нигезендә дәвам итә.

Илшат Гозәеров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев