Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм бүләге

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, яшьләрнең ял итү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Могҗизалар кыры» исемле чара оештырдылар. Бу бәйрәмне балалар өчен… балалар үткәрде. Алып баручылар да, җырлаучылар да, биючеләр дә балалар булды. Алар кечкенә тамашачыларга шатлык җиткерү өчен чын күңелдән тырыштылар. Яшьтәшләренең чыгышларын карап утыручы сабыйлар да шул мизгелдә үзләренең...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, яшьләрнең ял итү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Могҗизалар кыры» исемле чара оештырдылар.

Бу бәйрәмне балалар өчен… балалар үткәрде. Алып баручылар да, җырлаучылар да, биючеләр дә балалар булды. Алар кечкенә тамашачыларга шатлык җиткерү өчен чын күңелдән тырыштылар.

Яшьтәшләренең чыгышларын карап утыручы сабыйлар да шул мизгелдә үзләренең авыру булулары турында оныттылар бугай. Әүвәл бераз тартынып, уңайсызланып торсалар, бәйрәм барышында аларның йөзләре үк үзгәреп китте. Кайберәүләр залга чыгып, биючеләргә дә кушылдылар, уеннарда да актив катнаштылар.

Андреевка авылында яшәүче Маша Таракина бәйрәмгә үзе өйдә ясаган рәсемнәрен һәм кул эшләнмәләрен дә алып килгән. Аңа махсус бүләк тапшырдылар. «Могҗизалар кыры»нда, гомумән, бер бала да бүләксез калмады.
Районда физик мөмкинлекләре чикле 82 бала исәпләнә. Алар арасында ишетмәүчеләр дә, күрмәүчеләр дә, йөри алмаучылар да бар.

Район үзәгендә узган чарада районыбызның төрле авылларыннан 30га якын бала катнашты. Түбән Кәминкәдән Илфат Ибраһимов улы Инсаф, Югары Кәминкәдән Минзифа Вәлиева оныгы Рузил, Чирмешәннән Кунай Алиева кызы Оксана белән һәм башкалар бәйрәмнән бик канәгать булып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп киттеләр.
Бәйрәмгә килүчеләргә муниципаль район Советы һәм социаль яклау бүлеге азык-төлек пакетлары да тапшырдылар. Бу чарада катнаша алмаган сабыйларга бүләкләрне өйләренә илтеп бирәчәкләр.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм