Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Чирмешән районында биш тапкыр янгын чыккан

Соңгы атналардагы коры һава торышы белән бәйле рәвештә, янгын күзәтчелеге белгечләре райондашларыбызны ут белән аеруча сак булырга өнди. Андый-мондый очракка, ишегалларыбызда бочка белән су запасы, кул астында көрәк торсын, диләр. Алар шәхси йорт хуҗаларына да ут сүндергечләр (огнетушительләр) алып куярга киңәш итә. Җәйге каникуллар чорында бигрәк тә ул-кызларбызга күз-колак булу...

Соңгы атналардагы коры һава торышы белән бәйле рәвештә, янгын күзәтчелеге белгечләре райондашларыбызны ут белән аеруча сак булырга өнди.


Андый-мондый очракка, ишегалларыбызда бочка белән су запасы, кул астында көрәк торсын, диләр. Алар шәхси йорт хуҗаларына да ут сүндергечләр (огнетушительләр) алып куярга киңәш итә.

Җәйге каникуллар чорында бигрәк тә ул-кызларбызга күз-колак булу шарт. Әнә балаларның ут белән уйнавы аркасында, "кызыл әтәч" узган айда Иске Сережкино авылында ике хуҗалыкка зыян салды. Монда бер торак йорт һәм абзарлар янган. Гомумән, быелның алты аенда Чирмешәндәге 135 нче янгын часте машиналарын биш тапкыр ут сүндерергә кузгатканнар (узган ел бу чорда - 23). Янгыннар Ивашкино, Түбән Кәминкә, Иске Сережкино авылларында теркәлгән. Бу казаларның сәбәбе - ут белән сак булмау, электр җиһазларын дөрес файдаланмау, балаларның ут белән уйнавы. Бер очракта ут казасына яшен сәбәпче булган. Шөкер, быел янгыннарда кеше үлеме юк.

-Җәйге чорда бу яктан тагын да сак булу сорала. Бигрәк тә бина тирәләрендә ут якмаска, тәмәке төпчекләрен сүндермичә ташламаска, балаларны күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Райондашларыбыз йорт тирәсендә һәрвакыт су запасы тотсын, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин. - Әгәр дә инде ут чыга калса, бу хакта 01, яки 2-57-01 номерына шалтыратып хәбәр итү зарур, ә кесә телефоныннан 112 номерын җыясы. Янгын сүндерүчеләр килгәләгәнче, кул астындагы әйберләр: яфраклы ботаклар, туфрак, ком, су ярдәмендә ут чыганагын сүндерергә тырышырга кирәк. Әгәр үз көчегез белән бу барып чыкмый икән, куркыныч урыннан китәргә кирәк. Зинһар, сак булыйк, үзебезнең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куймыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы янгынга каршы аерым режим коры һава торышы