Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел, октябрьгә кадәр, Чирмешән районында электр үткәргечләр төзексезлеге аркасында тугыз тапкыр янгын чыккан

Узган елда райондагы янгыннарның яртысы диярлек, ягъни җидесе төзек булмаган электр үткәргечләреннән чыккан. Быел инде тугыз ай эчендә үк тугыз ут казасының сәбәбе нәкъ шул. “Кызыл әтәч” 6 торак йортны яраксыз иткән, 2 каралты-курага, 1 сәүдә йортына зыян салган.

Көзгә, кышка керер алдыннан мондый куркыныч тагын да арта. Бу вакытта кайберәүләр төрле электр җылыткычлар кабыза. Моннан кала да, хәзер өйләребездә электрдан эшли торган җиһазлар байтак: микродулкынлы мичләр, мультиварка, пароварка дисеңме. Техника прогрессы бит, электр белән су җылытабыз, машинадан кер юдыртабыз. Болар барысы да утны яхшы ала торган зур көчәнешле җиһазлар.  Ә өйләрдә, бигрәк тә элек төзелгән йортларда  электр үткәргечләр мондый ук көчкә, нагрузкага исәпләнмәгән, искергәннәр: кызалар. Бу – янгын чыгуга сәбәп.

-Электр үткәргечләр “начар контакт” аркасында да янып китә. Физика законы, ток йөргәндә каршылык булган урында  җылылык бүленеп чыга. Ток көче һәм каршылык  зур икән, температура чыбыкны яндырыр дәрәҗәгә җитә. Шуның өчен автомат сүндергечләр дә төзек булырга тиеш, үткәргечләргә көчкә килгәндә, алар  токны өзәргә тиеш, ә без һаман саен көчлерәк автомат куеп кагыйдәне бозабыз – аннан янгын чыга, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин. -Үткәргечләрне куркынычсыз итү өчен, электр чыбыгының номиналына, ягъни “сечениесенә” туры килерлек  яңа автоматлар куярга, көчле, утны күп ала торган электр җиһазлары өчен өстәмә яңа  линия сузарга киңәш ителә.

Гомумән, өйдәге искергән чыбыкларны вакытында алыштыруың хәерле. Чыбыкларның яраклылыгын белгечләрдән – электрчылардан тикшертергә киңәш ителә.  Боларны вакытында башкарырга кирәк, эш үткәч, янгын чыккач, “их” дияргә калмасын.

Электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитокларның  һәм җылыту приборларның штепсельләрен тикшереп тору мөһим. Бер розеткага әллә ничә көчле прибор  тоташтыру да янгын чыгарырга мөмкин.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев