Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтәдә чисталык өмәләре башланган

Кояш ныграк караган саен чүп-чар ныграк баш калкыта. Бу көннәрдә авылларда, район үзәгендә чисталык өмәләре үтә.

Бәркәтә авыл җирлегендә бюджет оешмаларында эшләүчеләр дә инде берничә тапкыр өмәгә чыкканнар.

-Әүвәл юл буйларындагы чүпне җыештырып алдык, хәзер авыл урамнарын, зират тирәсен җыештырабыз, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. – Авыл халкы да бу эштән читтә калмый. Күпчелек инде йорт территорияләрен тырмалап, тәртипкә салды. Әйтеп йөргәнне көтеп тормыйлар, үзләре чыгалар, җыештыралар. Өмәләрне нигездә сишәмбе көнне үткәрергә тырышабыз. Чәршәмбе дә авылга чүп җыю машинасы килә,капчыкларга җыеп куйган калдыкларны алып китә. Шуны да әйтеп узасы килә, соңгы елларда авыл йөзе нык үзгәрде, язын урамнар чистарды. Халык моңа өйрәнде. Элек юл буйларыннан утызар капчык чүп-чар тутыра идек,быел унга да тулмады.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә чисталык

2
X