Бүген Чирмешәндә район газетасы һәм “Татспецнефтехимремстрой” тресты призларына шахмат турниры үтә.
Әлеге мәртәбәле бәйгене редакция инде егерменче ел оештыра. Быелгысында җитмешләп спортчы көч сынаша.
Турнир җиңүчеләрен бүләкләү чыгымнарын күтәргән иганәчеләргә - Фәгыйль Гатиятовка, Җәлил Мөхәммәтшинга , Петр һәм Владимир Прокофьевларга зур рәхмәт.
Яшьләр ял итү үзәгендә старт алган бәйгедә җиңүчеләр алты төркемдә билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк.




Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Нет комментариев