Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БЕРЕНЧЕ САБЫЙГА – РАЙОН БАШЛЫГЫННАН БҮЛӘК

Районда 2012нче елның беренче сабые 2 январь көнне дөньяга килде - Чирмешәндә яшәүче Елена һәм Александр Ромадановларның кызлары туды. Василиса көндезге сәгать өчтә 2 килограмм 950 грамм булып туган. Бу шатлыклы вакыйга белән аларны район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да котлады һәм яшь әнигә бүләкләр тапшырды. Район үзәк больницасының тудыру бүлегеннән...

Районда 2012нче елның беренче сабые 2 январь көнне дөньяга килде - Чирмешәндә яшәүче Елена һәм Александр Ромадановларның кызлары туды.


Василиса көндезге сәгать өчтә 2 килограмм 950 грамм булып туган. Бу шатлыклы вакыйга белән аларны район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да котлады һәм яшь әнигә бүләкләр тапшырды.

Район үзәк больницасының тудыру бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 2011нче елны биредә 183 бала туган (2010нчыда 188 булган). 2011нче елның соңгы сабые 28 декабрь көнне дөньяга килә. Чирмешәннән Нигина Абдугаффарова беренчегә кыз тапкан. Аңа Азиза исеме кушканнар.

Узган елны 92 кыз, 91 малай туган. Игезәкләр булмаган. Иң күп бала - 22шәр - июль һәм декабрь айларында туган, ә иң азы апрельдә - нибары 10.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән бүләкләр

2
X