Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Белгечләргә эш бар

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары белемле белгечләр һәм механизаторлар җитешми. "Лашман - Агро"га һәм "Сөлчә"гә белемле агрономнар кирәк. "Кара Чишмә"дә - агроном, ветврач, зоотехник, "Шушма" җәмгыятендә агроном, инженер, ветврач, зоотехник юк. "Алга" һәм "Үтәмеш" хуҗалыкларына инженерлар һәм зоотехниклар кирәк. "Чирмешән агрохезмәтләре" бүлекчәләрендә дә бу проблема кискен тора. Бу белгечлекләр буенча...

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары белемле белгечләр һәм механизаторлар җитешми.


"Лашман - Агро"га һәм "Сөлчә"гә белемле агрономнар кирәк. "Кара Чишмә"дә - агроном, ветврач, зоотехник, "Шушма" җәмгыятендә агроном, инженер, ветврач, зоотехник юк. "Алга" һәм "Үтәмеш" хуҗалыкларына инженерлар һәм зоотехниклар кирәк. "Чирмешән агрохезмәтләре" бүлекчәләрендә дә бу проблема кискен тора.

Бу белгечлекләр буенча югары уку йортларында белем алучы якташларыбыз да шактый. Бүгенге көндә Казан шәһәрендәге аграр һәм ветеринария университетларында 46 студентыбыз һөнәр үзләштерә. Былтыр бу уку йортларын 9 якташыбыз тәмамлаган, аларның тик берсе генә үзебезгә кайткан. Ул - җир төзелеше буенча белгеч.

Быел 8 кеше (2 - инженер, 2 - бухгалтер, берәр урман хуҗалыгы экологы, җир төзелеше, үсемлекләрне саклау, агро - туфрак белеме буенча белгечләр) укуларын тәмамлаячак. Аларны район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Чирмешән