Чирмешән хәбәрләре
Бу атна азагында, 16, 17 март көннәрендә, район үзәгендә әллә ничә чара узачак. 16 март көнне: -Чирмешәннең Амур ягында Май чабу (масленица) - Кышны озату бәйрәме булачак. Ул шимбә көнне, 12 сәгатьтә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршында башланачак; - "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексында якташыбыз Гаяз Фәрхетдинов хөрмәтенә мини-футбол буенча чираттагы турнир оештырыла....
Бу атна азагында, 16, 17 март көннәрендә, район үзәгендә әллә ничә чара узачак.
16 март көнне:
-Чирмешәннең Амур ягында Май чабу (масленица) - Кышны озату бәйрәме булачак. Ул шимбә көнне, 12 сәгатьтә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршында башланачак;
- "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексында якташыбыз Гаяз Фәрхетдинов хөрмәтенә мини-футбол буенча чираттагы турнир оештырыла. Ярышның иганәчесе - аның улы Вәгыйз.
- Район мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар зона конкурсы булачак.
17 март көнне:
"Чирмешән кар бөртеге" массакүләм чаңгы ярышларына килергә мөмкин.
Катнашучыларны теркәү Боз спорт сарае базасында 9 сәгатьтә башлана.
Болардан тыш мәктәп укучылары 16-17 март көннәрендә Нурлатта узачак "Йолдызлык-Созвездие" фестиваленең зона бәйгесендә катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев