Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Зират буендагы һөҗүм

Бу хәл узган елның соңгы көннәрендә булды. Кичке җиделәр тирәсендә мин Чирмешәндәге үзәк чыршыны ачу тантанасыннан өйгә кайтып бара идем. Билгеле инде, юлым христиан зираты яныннан үтә. Биредәге баганаларда яктырткычлар нигәдер янмый иде, шуңа бераз шикләнеп тә куйдым. Борылып карасам, артымнан ашыкмыйча гына ике яшүсмер дә атлый - берсе озын...

Бу хәл узган елның соңгы көннәрендә булды.


Кичке җиделәр тирәсендә мин Чирмешәндәге үзәк чыршыны ачу тантанасыннан өйгә кайтып бара идем.

Билгеле инде, юлым христиан зираты яныннан үтә. Биредәге баганаларда яктырткычлар нигәдер янмый иде, шуңа бераз шикләнеп тә куйдым. Борылып карасам, артымнан ашыкмыйча гына ике яшүсмер дә атлый - берсе озын буйлы, икенчесе - кечерәк. Аларның кыскарак буйлысы көтмәгәндә миңа ташланды һәм кулымдагы сумканы тартып алырга теләде. Бик курыксам да, сумкамны ычкындырмадым, киресенчә, күкрәгемә ныграк кыстым. Яшүсмер аны тартып алырга кабат омтылгач, мин егылдым, тик сумкамны ычкындырмадым. Миңа ташланган яшүсмернең бик көчле булмавын аңладым, бә-хеткә, озын буйлы егет аңа булышмады, читтәрәк басып торуын дәвам итте. Миңа һөҗүм иткән яшүсмернең куртка җиңенә ак тасма тегелгән иде.

Шулвакыт ерак түгел урнашкан кибеткә килүче машина фаралары яктыртты, мин: "Ярдәм итегез!" дип кычкырып өлгердем. Яшүсмерләр исә тизрәк караңгы тыкрыкка кереп югалырга ашыктылар.

Мине бу хәл тетрәндерде. Егерме ел шул сукмактан йөреп, мондый хәлгә тарырмын дип уйламаган идем. Билгеле инде, бу вакыйга турында полициягә дә хәбәр иттем.

Валентина Кандрова,
пенсионер.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән