Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ЯҢА ТУГАН БАЛАСЫН УН МЕҢ СУМГА САТКАН ХАТЫН ХӨКЕМ ИТЕЛДЕ

Уфада яшәүче хатын шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде. Фото: bashinfirm.ru Баласын саткан хатынга карата хөкем чыгарылды дип хәбәр итә «Башинформ». Баланы сату турында социаль челтәрләрдәге мәгълүмат аша беләләр. Тумышы белән Балашихадан булган хатын авырлы булган чагында ук, баласына алты ай булганда ул Интернетта Уфада яшәүче бер хатын-кыз белән...

Уфада яшәүче хатын шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Фото: bashinfirm.ru

Баласын саткан хатынга карата хөкем чыгарылды дип хәбәр итә «Башинформ».

Баланы сату турында социаль челтәрләрдәге мәгълүмат аша беләләр. Тумышы белән Балашихадан булган хатын авырлы булган чагында ук, баласына алты ай булганда ул Интернетта Уфада яшәүче бер хатын-кыз белән элемтәгә керә. 10 мең сумга баласын сатарга теләге барлыгын белдерә.

2015 елда ул Уфага килә, баланы сатып алырга теләгән хатынның иске паспортына үзенең фотографиясен ябыштырып, бала табу йортына килә. Баласы тугач, шушы ялган документлар белән ЗАГСта документлар ала. ЗАГСта моны сизмиләр, шул рәвешчә, баланы сатып алырга теләгән хатын баланың анасы булып күренә.

Баланы гаиләгә тапшырып, ун мең сум акча алырга маташканда хатын кулга алына.

Баласын саткан хатын гаебен таный, моны тормышы авыр булу белән аңлата."Кеше сату" маддәсе буенча хөкем ителеп, шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Хәзерге вакытта баланы сатып алган гаиләне тикшерү бара. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.
http://intertat.tatar/hewef_heter/ya-a-tugan-balasyn-un-me-sumga-satkan-khatyn-kh-kem-itelde/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X