Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа Элмәле кешесе суд каршында җавап тотты

Яңа Элмәледә яшәүче ир-егет, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, Чирмешәннең җәмәгать суды каршында җавап тотты.

“Лада – 212140” машинасын йөртүче Герман Митрюхинны инспекторлар 1 май көнне туган авылы урамында төнлә туктаталар. Якташыбыз руль артына алкогольле эчемлек кулланып утырган була. Аның мондый хәлен алкотектор да исбатлый.

Суд барышында ул үз гаебен тулысынча таныган. Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды гаеплене 30 мең сум штрафка тарту һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Исегезгә төшерәбез, транспорт чарасы белән исерек хәлдә беренче тапкыр идарә иткән өчен 30 мең сум штраф салалар һәм ел ярым-ике елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Икенче тапкыр эләккән очракта, штраф күләме 200 меңнән алып 300 мең сумга кадәр җитә яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартырга, шулай ук ике елга кадәр иректән, өч елга йөртү таныклыгыннан мәхрүт итәргә дә мөмкиннәр.

 

Әлеге материал юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев