Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа Элмәле кешесе кунагын пычак белән каршы алган

11-17 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге чорда 5 җинаять эше кузгатылган.

01 Узган атнада 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частена һәм башка подразделениеләргә ут бәла-казалары хакында хәбәрләр кермәгән. 14 гыйнвар көнне Чирмешән коткаручылары юл-транспорт һәлакәте булган урынга барганнар.

02 11-17 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге чорда 5 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларныда 6 юл-транспорт һәлакәте булган – барысы да матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 74 очрагы ачыкланган.

Өенә килгән гражданинга пычак кадаган Яңа Элмәле авылы кешесенә һәм үз авылдашының азык-төлеген урларга маташкан Чирмешәнлегә карата җинаять эше кузгатылган.

Чирмешән гражданины, акчасын урлауда гаепләп, Югары Кармалка авылы кешесен җаваплылыкка тартуны сорый.

Хатынына кул күтәргән югарыкармалкалылыга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 38 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның һәм алкогольдән агулануның берничә очрагы булган. Инсульт кичергән берәү Әлмәт больницасына озатылган. Кач ману (Крещение) бәйрәмендә Кече Чегодай авылы янындагы суда коену йоласы бәла-казасыз үткән.

04 13-20 гыйнварда район газ хезмәте слесарьлары 30 заявка үтәгәннәр. Алар газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X