Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Уйланылмаган гамәл

Наиләне уйлары еракларга алып китте. Кая ялгышты соң ул?.. Наилә белән Мансур бер-берсенең характерларын белеп өйләнештеләр. Күп акча тапмасалар да, начар яшәмәделәр: кайчак салгалап кайтса да, Мансур Наиләгә яхшы мөнәсәбәттә була иде. Балалар бакчасы бик якын түгел. Наилә берсен чанага утыртып, икенчесен күтәреп, өченчесен җитәкләп балаларын бакчага йөртте. Балалар тиз...

Наиләне уйлары еракларга алып китте. Кая ялгышты соң ул?..

Наилә белән Мансур бер-берсенең характерларын белеп өйләнештеләр. Күп акча тапмасалар да, начар яшәмәделәр: кайчак салгалап кайтса да, Мансур Наиләгә яхшы мөнәсәбәттә була иде.
Балалар бакчасы бик якын түгел. Наилә берсен чанага утыртып, икенчесен күтәреп, өченчесен җитәкләп балаларын бакчага йөртте. Балалар тиз үсеп таралышты. Ир белән хатын ялгызлары гына гомер көткәндә Мансур да чирләп китте. Өч ел урын өстендә ятканнан соң, ир бакыйлыкка күчә.
Тормыш авырлыклары артта калгандыр инде дип, ялгызы гына гомер көтә башлаган Наилә өчен зур сынаулар алда булган икән.
Ялгызың гына авылда яшәү авыр булыр дип, олы улы әнисенә үзләре яшәгән калада торак алып бирергә ышандыра. Шуннан соң Наилә, озак уйлап тормыйча, йортын төпчек улының хатынына бүләк итү эшенә керешә. Килешү төзеп, күчемсез милек теркәү органнары аша теркәү эшен ансат кына башкарып та чыга.
Нигәдер каладагы улы гына кайтып алмый, хәбәре дә юк. Кешенекенә әйләнгән үз өендә тыныч яшәп булмый бит инде. Өйне кире үзенеке итәргә уйлый ана. Килене белән бу хакта сүз кузгаткач, уңай җавап ишетми. Наилә хокук яклау органнарына - судка мөрәҗәгать итә. Бу эш буенча утырышка улы да кайта, тик бәләкәй чагында әнисенә матур шигырьләр сөйләгән Саматы бүген әнисенә каршы сөйли. Килен дә якламый. Әле бит килен белән улы аерылышкан булган икән, ана моны бөтенләй белмәгән. Шулай итеп Наилә өен чит кешегә бүләк иткән булып чыга.
Хокук яклаучы Наиләнең сүзләрен ишетми дә кебек. Үз теләге белән бүләк ителгән, дигәнрәк хөкем карары бер айдан үз көченә керә. Менә шулай үзе төзегән өйдә чит кешегә әйләнә Наилә.
Күчемсез милекне, сатканчы, бүләк иткәнче иң элек төптән уйларга, белгән кешеләр белән киңәшергә кирәк. Уйланылмаган адым аркасында Наилә кебек тораксыз калуыгыз да ихтимал. Килен кеше дә салым органнарына бүләктән саллы гына өлеш (салым) чыгарырга кирәклеген белмәгәндер. Кеше хатасыннан сабак алыгыз.
Мәрьям Дәүләтшина, нотариус.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан