Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тәне пешкән Шешминка кешесе больницада үлгән

24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр район полиция бүлекчәсендә 65 хәбәр кабул ителгән.

01 Яңа елның беренче атнасы янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узган, аларга ут казалары хакында хәбәрләр булмаган.

02 24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр район полиция бүлекчәсендә 65 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда транспорт чараларына гына зыян килгән, имгәнүчеләр юк.

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 136 очрагы ачыкланган, 5 кеше транспорт белән исерек килеш идарә иткән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 13 административ беркетмә төзелгән.

Декабрь аеның соңгы бер көнендә район үзәк больницасына тәне нык пешкән Шешминка авылы кешесен китергәннәр. Соңыннан мәгълүм булганча, ул саксызлык аркасында, өендә, мичтән одеялга капкан уттан шулай зыян күргән. Икенче көнне әлеге ир-ат үлгән.

Билгесез кешенең “Магнит” кибетеннән барлыгы 3300 сумга ике шешә виски һәм азык-төлек урлавы белән бәйле җинаять эше кузгатканнар.

Туймәт авылы кешесенә, бергә яшәүче хатын-кызны кыйнаганы һәм аңа үтерү белән янаганы өчен, җавап бирергә туры киләчәк. Ә Чирмешәндә, киресенчә, хатын-кыз бергә яшәүче ир-атка үтерү белән янаган.

03 1-8 гыйнварда ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 130 тапкыр чакыртканнар. Фельдшерлар әйтүенчә, бәйрәм көннәре алар өчен чагыштырмача тыныч узган. Мул табыннардан соң ашказаны-эчәк авыруларыннан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Көнкүрештә имгәнү алуның берничә очрагы теркәлгән.

04 Гыйнвар аеның беренче атнасында, Яңа ел каникулларында районның газ хезмәте слесарьлары 30 заявка үтәгәннәр. Алар, барысы да, газ җиһазларын төзәтү һәм көйләү белән бәйле.

Фото Кадрии Гамировой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев