Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түбән Кармалкада яшәүче бер хатын-кызда көмешкә куу аппараты табылган

12-18 августта район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул ителгән.

01 Чирмешән янгын сүндерүчеләре 16 август көнне Акъяр-Чирмешән юлында КамАЗ автомашинасына капкан утны сүндерергә барганнар. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте диспетчерлыгына һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постына башка хәвефле хәбәрләр булмаган.

02 12-18 августта район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 2 юл-транспорт вакыйгасы булган, берсе – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылачак.

Полициянең участок уполномоченныйлары төрле тәртип бозучыларга карата – 3, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 24 административ беркетмә төзегәннәр.

Алкоголь продукциясен законсыз саткан Түбән Кармалка авылы хатын-кызы ачыкланган. Полиция хезмәткәрләре аннан 2 литрлы пластик шешәдә, флягта булган спиртлы эчемлек һәм кулдан ясалган көмешкә куу аппараты алганнар.

Район үзәк больницасына җәрәхәтләр алган хатын-кыз – Чабаксар кешесен китергәннәр. Зыян күрүче әйтүенчә, аны машина бәрдергән. Тикшерү бара.

03 “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә бер атнада 42 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, алар, нигездә, кан басымы, йөрәк чирләреннән интегүчеләр һәм башка хроник авырулар янына барганнар. Балаларның ОРВИ белән авыруның өч очрагы булган, берничә кеше көнкүрештә җәрәхәтләнеп ярдәм сораган.

04 Район газчылары узган атнада 30 заявка үтәгәннәр. Алар – газ исе килү һәм газ җиһазларын көйләү, төзәтү белән бәйле.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев