Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Светлогорск кешесеннән ау мылтыгы һәм мәк сабаклары алганнар

16-22 апрельдә район полиция бүлекчәсендә 23 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына янгыннар белән бәйле хәвеф-хәтәрләр хакында хәбәрләр булмаган. Дөрес, Чирмешән янгын сүндерүчеләренә чүпкә капкан утны сүндерергә барырга туры килгән.

02 16-22 апрельдә район полиция бүлекчәсендә 23 хәбәр кабул ителгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 6 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы ачыкланган.

Светлогорск поселогында яшәүче берәүдән, оператив-эзләү чаралары вакытында, билгесез маркадагы ау мылтыгы, дары һәм берничә мәк сабагы алына.

17 апрель көнне полиция бүлекчәсенә чегән милләтеннән булган биш кеше китерелә: православие зиратында алар нишләп йөргәндер? Әлеге чегәннәр хакында мәгълүмат махсус базага кертелгән.

Районда оператив-профилактик “Нерест“ операциясе дәвам итә.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина хезмәтен 34 тапкыр чакыртканнар.

Фельдшер Пелагия Квакова әйтүенчә, чакыртуларның күпчелеге кан басымы чиреннән интегүчеләр янына булган. ОРВИ белән авыруның 12 очрагы теркәлгән.

Шөкер, көнкүрештә җәрәхәтләр алучылар булмаган.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ мичләрен һәм плитәләрен көйләү, төзәтү белән бәйле 32 заявка үтәгәннәр. Торак пунктларда бу көннәрдә газ җиһазларына планлы техник хезмәт күрсәтелә.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Светлогорск