Светлогорскидан Владимир Антонов “кайнар нокта“да хезмәт итә
Ватанга хезмәт итүне һөнәр итеп сайлаган ир-егетләр ялгышмый. Светлогорск егете Владимир Антонов та моны раслады. Ул үткән елның декабрендә өч елга контракт төзегән. Таҗикстанда, мобиль ротада хезмәт итүче якташыбыз әти-әнисе, якыннары янына кыска сроклы ялга кайткан.
-Мин армия хезмәтеннән соң 10 ел авылда яшәп, үземә төпле генә эш таба алмадым,...