Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Судтан качып йөрүче чирмешәнле кулга алынган

25-31 мартта район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 26 хәбәр кабул ителгән.

01 Март аеның соңгы атнасы да янгын сүндерүчеләр өчен бәла-казасыз узды. Без бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте диспетчерлыгыннан һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 25-31 мартта район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 26 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында матди зыян белән 3 юл-транспорт һәлакәте булган. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 79 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 15 административ беркетмә төзегәннәр.

Җинаять эшен тикшерү кысаларындагы допрос барышында, полиция хезмәткәрләре тарафыннан бу хакта алдан кисәтелеп тә, үз танышына кагылышлы ялган мәгълүматлар биргән Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Шешминка авылы кешесеннән законсыз сакланган төтенсез дары һәм 12 калибрлы патрон алынган. Аңа закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Эзләү чаралары барышында судтан качып йөрүче Чирмешән кешесе табылган. Аны кулга алганнар.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 34 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. ОРВИ белән авыруның 5 очрагы теркәлгән, бер кеше көнкүрештә имгәнү алган.

04 Район газ хезмәте слесарьлары бер атнада ремонт эшләре белән бәйле 35 заявка үтәгәннәр. Халыктан, газ белән тәэмин итүгә кагылышлы дәгъвалар булмаган.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев