Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сосновкадан Чирмешәнгә сәяхәт аяныч тәмамланырга да мөмкин иде

1 январь көнне, Чирмешәнгә "Боз сарае"на шуарга дип килгән Сосновка яшүсмерен төнлә ЮХИДИ хезмәткәрләре Кузай-Нурлат-Чирмешән юлында очратып, өенә кайтарып куймасалар, бу сәяхәтнең бик аяныч тәмамлануы да мөмкин иде. Әле, бәхетенә, инспекторлар очраган, бу көнне һава торышы да кырыс иде бит. Андый аяныч хәлләр турында еш ишетергә туры килә. Балигъ булмаганнар...

1 январь көнне, Чирмешәнгә "Боз сарае"на шуарга дип килгән Сосновка яшүсмерен төнлә ЮХИДИ хезмәткәрләре Кузай-Нурлат-Чирмешән юлында очратып, өенә кайтарып куймасалар, бу сәяхәтнең бик аяныч тәмамлануы да мөмкин иде.

Әле, бәхетенә, инспекторлар очраган, бу көнне һава торышы да кырыс иде бит. Андый аяныч хәлләр турында еш ишетергә туры килә.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында әлеге яшүсмернең әти-әнисенә закон буенча җәза бирелергә тиеш. Мондый хәлнең беренче генә булуын һәм М.ның үз ялгышын аңлавын исәпкә алып, бу юлы аның әнисенә кисәтү генә ясалды.
Ә инде өченче тапкыр бер ялгышын кабатлаган Бәркәтә егетенең (ул эчеп тә йөргән, кирәксез вакытта җәмәгать урынында да тоткарланган) әти-әнисенә кесәләрен бераз нәзегәйтергә туры киләчәк - әнисенә - 2 мең, егеткә 500 сум штраф салынды.
Балаларына битараф әниләр дә очрап тора. Чирмешәнннән Н. 7 яшьлек улына дөрес тәрбия бирми, "салгаларга" ярата, төпле генә яшәү урыннары да юк, "кеше өстендә" яшиләр. Социаль яклау бүлегендә социаль куркыныч хәлдәге гаилә буларак исәптә торган бу гаиләгә штраф салынды, аларга карата контроль дә көчәйтеләчәк.
Кара Чишмәдән Д. утырышка килүне кирәк дип тә тапмаган. Тәртипсез тормыш алып баручы әни кешене ана хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар әзерләнә. Аңа инде ышаныч белдереп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосновка авылы Чирмешән авылы сәяхәт