Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Штрафыңны түләмәсәң – машинаңны да алалар

Ел башыннан районның суд приставлары ЮХИДИ идарәсе файдасына бурычлылардан 425 мең сум штраф акчасы түләттергән. Бу узган елгыдан шактый күп: былтыр әлеге сан 126 мең сум булган. ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, районнан алты кешенең 30 мең сумнан күбрәк штраф бурычы бар. Болар - исерек килеш руль артына утырган өчен бирелгән...

Ел башыннан районның суд приставлары ЮХИДИ идарәсе файдасына бурычлылардан 425 мең сум штраф акчасы түләттергән. Бу узган елгыдан шактый күп: былтыр әлеге сан 126 мең сум булган.

ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, районнан алты кешенең 30 мең сумнан күбрәк штраф бурычы бар. Болар - исерек килеш руль артына утырган өчен бирелгән штрафларын вакытында (60 көн эчендә) түләмәүче машина йөртүчеләр. Сигез якташыбыз 10 меңнән күбрәк, кырык ике кеше 5 мең сумнан артык бурычын түләмәгән.
-Штрафларның күпчелеге тизлек режимын бозган өчен видеофиксация җиһазлары төшереп алган транспорт ияләренә салынган,- ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин. - Тиешсез урында каршы як полосага чыгучылар, балаларын махсус креслода йөртмәгәнгә җаваплылыкка тартылганнар байтак. Дөрес, бурычлыларның бер өлеше безнең районда теркәлеп (пропискада булып), читтә яшәүчеләр. Аларның кәгазьләре дә безгә кайта.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата хәзер штрафлар зур. Баланы машинада махсус утырткычта йөртмәсәң, әйтик, җәза 3 мең сум. Ә андыйларны район инспекторлары Сабан туе тирәләрендә генә дә дистәгә якын тоткарлаган. Кагыйдәне бозган өчен бирелгән штрафны ике ай эчендә түләргә кирәк. Моны эшләмәсәң, суд карары нигезендә, штрафлар күләме икеләтә артырга мөмкин. 3 мең дигәнең 6 мең сум булып куя. 15 тәүлеккә кадәр утыртып куюлары да бар, я гаеплене мәҗбүри эшләтәчәкләр. Әнә Тукай районында 1500 сум күләмендә түләнмәгән штрафы өчен 32 яшьлек ир-атны суд дүрт тәүлеккә кулга алдырган. Югары Осланда 500 сум штрафын вакытында түләмәүчене өч тәүлеккә япканнар. Ә безнең районда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән өчен, суд карары нигезендә, 8 кеше утырып чыккан. Ике тәүлектән тугыз тәүлеккә кадәр.
Суд приставлары тискәреләнүчеләрнең транспорт чараларына яки башка милекләренә дә арест сала ала. Аннан милек сатылып, бурычлар түләтелә.
Суд районда биш кешенең чит илгә чыга алу мөмкинлеген чикләгән. Аларның ЮХИДИгә 30 мең сумнан артыграк әҗәтләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан ГИБДД