Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Штрафларын түләмәгән ике чирмешәнлене 3-5 тәүлеккә утыртканнар

Узган сигез айда юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен бирелгән штрафларын вакытында түләмәгән 51 райондашыбыз административ җаваплылыкка тартылган. Ике чирмешәнлегә хәтта 3-5 тәүлеккә кулга алыну җәзасы биргәннәр.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен бирелгән штрафны гражданин 60 көн эчендә түләргә тиеш. Кеше моны эшләми икән, төп штрафтан кала, аңа өстәмә җәза бирелә.

Бурычлыга түбәндәге җәзалар бирелергә мөмкин:

- Элек бирелгән төп штрафның икеләтелгән күләмендәге сумма (әмма бер мең сумнан да ким түгел);

- 1 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр  кулга алыну;

- 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X