Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шешминкада яшәүче берәү исерек хәлдә авылдашын үтергән

25 февральдән 3 мартка кадәр район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән, дүрт җинаять эше кузгатылган.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта Чирмешәннең 135 нче янгын сүндерү частенда һәм ПЧ – 73 частеның Күтәмәдәге аерым постында белештек.

02 25 февральдән 3 мартка кадәр район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән, дүрт җинаять эше кузгатылган.

25 февральдә Шешминка авылында үз йортында икенче төркем инвалид мәете табылган, башында яралар да булган. Оператив – эзләү чаралары нәтиҗәсендә, аны, акча урлау нияте белән, исерек хәлдәге авылдашы үтерүен ачыклаганнар.

Яр Чаллы кешесе 2018 елның март аенда Чирмешәндә яшәүчедән “КамАЗ” автомашинасы сатып алган, әмма тиешле 800 мең сум акчаны хәзергә кадәр бирмәгән. Полиция хезмәткәрләре бу эш буенча тикшерү үткәрәләр.

Участок уполономоченныйлары һәм полициянең  башка хезмәтләре 12 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында материаль зыян белән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 92 очрагын ачыклаганнар. Берәү транспорт белән исерек килеш идарә иткән.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен 35 тапкыр чакырганнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның 6 очрагы теркәлгән, берәү көнкүрештә имгәнү алган. Һәрвакыттагыча, күпчелек чакыртулар йөрәк һәм башка хроник чирләрдән интегүчеләр янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 36 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле булган.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев