Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ришвәт биргән өчен, Алексеевск районы кешесенә карата җинаять эше ачканнар

11-17 мартта район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 11-17 мартта район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 15 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 87 очрагы ачыкланган.

Административ эшне юк итү өчен, ЮХИДИ инспекторына 50 мең сум ришвәт биреп җаваплылыктан котылмакчы булган Алексеевск районы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Электр баганаларыннан 240 метр озынлыкта алюминий чыбык салдырып урлау хакында район электр челтәрләре оешмасы биргән гариза уңаеннан тикшерү бара.

“Прагма” кибетеннән, кичектереп түлим дип, гыйнвар аенда 30 мең сумлык телевизор алган Сарман районы кешесе бурычын капларга җыенмый. Аңа җинаять җаваплылыгы яный.

03 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 36 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар – хроник авырулар янына. ОРВИ белән авыруның 3 очрагы теркәлгән, 3 кеше алкогольдән агуланган. Ике кеше көнкүрештә имгәнү алып ярдәм алган.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары 35 заявка үтәгәннәр. Алар, барысы да, газ мичләрен һәм плитәләрен төзәтү, көйләү белән бәйле.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев