Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Мошенник “кармагына“ эләккән чирмешәнле бер хатын-кыз 22 мең сум акчасыннан колак каккан

    4-12 июньдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән.

    01 10 июнь көнне Иске Кади авылында торак йортта янгын чыккан. Ут 20 квадрат метр мәйданга зыян салган. Белгечләр янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта Чирмешәндәге 135нче янгын частеннан белештек.

    02 4-12 июньдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән.

    Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән.

    Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, барысы да матди зыян белән.

    Полиция хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 125 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 2 машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

    Авылдашының, өенә тәрәзә аша кереп, 15 мең сум акчасын урлап чыккан Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

    Билгесез адәмнәр Сосновка авылындагы ферма бинасындагы электр кабеленә кул сузганнар, матди зыян күләме 2100 сум.

    Сөлчә елгасыннан законсыз рәвештә балык тоткан өчен, Иске Котыш авылы кешесе закон каршында җавап тотачак.

    Чирмешәннән бер хатын-кыз интернеттагы Вконтакте челтәрендә Илона исеме белән теркәлгән мошенник “кармагына“ эләгә һәм 22 мең сум акчасыннан колак кага.

    03 Узган ялларда һәм 12 июнь – бәйрәм көнендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 44 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшеры Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, күпчелек чакыртулар – хроник авырулар янына. Ике кеше көнкүрештә имгәнү алган, “Ашыгыч ярдәм“гә янгынга да барырга туры килгән.

    04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 30 заявка үтәгәннәр.

    Кадыйр Гомәров фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: