Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенник бер чирмешәнленең 50 мең сум акчасына ия булды

Соңгы елларда мошенниклык җинаятьләре артты. Алдау яисә ышаныч яулау ысулы белән читләрнең малына, милкенә кул сузучыларны ачыклап та торалар югыйсә.

Тик, юк, мошенниклар һаман да интернет, кесә телефоннары аша яки кешеләрнең үзләре белән аралашып, корбаннарын “төп башына утыртуларын” дәвам итәләр.

Күптән түгел район суды мошенниклыкта гаепләнгән Әлмәт шәһәре кешесе Семен Фадеевка кагылышлы җинаять эшен карады. Теләүчеләргә теләсә нинди җиһаз-мебель китерергә заказлар алучы яки башка хезмәтләр тәкъдим итүче 35 яшьлек бу ир-ат безнең районда бер тапкыр гына булмаган. Яктан караганда бу законлы һәм нормаль күренгән.

Ул бер чирмешәнле белән 60 мең 800 сумга аш бүлмәсе гарнитурасы сату-алу килешүе (соңыннан мәгълүм булганча -ялган) төзи. Беренчел кертем исәбенә, янәсе, клиентның 30 мең сум акчасын ала һәм югала. Шул ук ысул белән икенче чирмешәнленең “аш бүлмәсе гарнитурасы һәм ишек-купе өчен” 50 мең сум акчасына ия була. Фадеев планлаган эшләргә подряд килешүе һәм аңа акт төзеп, Ивашкино авылы кешесенең дә12 мең сум акчасын кулга төшерә һәм әлеге сумманы үзе теләгәнчә туздыра.

Соңыннан билгеле булганча, әлеге мошенник корган “кармакка”  районның башка кайбер кешеләре дә эләккән.

Гаепле кешенең алданган гражданнарга китергән матди зыянны үз теләге белән тулысынча яки өлешчә каплавын искә алып, район суды Семен Фадеевка карата, эш хакының 20 процентын дәүләткә тотып калу шарты белән, 1 ай да 6 айга төзәтү эшләренә хөкем итте.

Ә якташларга исә, чит-ят кешеләрдән нидер сатып алганда саграк, игътибарлырак булу сорала, матур сөйләүчеләргә ышанып бетәргә ярамый.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев