Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мәетне кайсы очракларда яралар

Соңгы вакытта гражданнар район прокуратурасына медицина учреждениеләрендә яисә үз өйләрендә вафат булган затларның мәетләрен яру зарурлыгы яки максатка ярашлы булуы белән бәйле мәсьәләләр хакында еш мөрәҗәгать итәләр. Шул уңайдан гамәлдәге закон белән таныштырып китү урынлы булыр. Гәүдәне патолого-анатомик ярып карауны кешенең үлү сәбәбе һәм авыруның диагнозы турында мәгълүмат алу максатында...

Соңгы вакытта гражданнар район прокуратурасына медицина учреждениеләрендә яисә үз өйләрендә вафат булган затларның мәетләрен яру зарурлыгы яки максатка ярашлы булуы белән бәйле мәсьәләләр хакында еш мөрәҗәгать итәләр. Шул уңайдан гамәлдәге закон белән таныштырып китү урынлы булыр.

Гәүдәне патолого-анатомик ярып карауны кешенең үлү сәбәбе һәм авыруның диагнозы турында мәгълүмат алу максатында үткәрелә. Дини сәбәпләр буенча ирнең, хатынның яки якын туганнарының язма гаризасы нигезендә гәүдәне яру, түбәндәге очраклардан кала, үткәрелмәскә мөмкин: кеше үз үлеме белән үлмәгән дигән шикләнү туса; үлемгә китергән чирнең клиник диагнозын кую мөмкин булмаса; үлгән пациентка стационар шартларында бер тәүлектән азрак медицина ярдәме күрсәтелгәндә; дару яки диагноз буенча препаратларның дозасы арттырылган яисә алар бу кешегә ярамаган дигән шикләнү булганда; үле бала туганда; суд-медицина тикшерүе үткәрү таләп ителгәндә һәм пациент башка кайбер авырулар нәтиҗәсендә вафат булганда.
Үлгән яки үле туганнарның мәетләре патологоанатомик ярып карауга медицина оешмасы яисә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре тарафыннан кешенең биологик үлеме расланганнан соң җибәрелә.
Медицина ярдәмен стационар шартларда күрсәтүче оешмаларда үлгән кеше мәетен ярып карауга җибәрүне пациент вафат булган медицина оешмасының бүлек мөдире, ә ул булмаганда кизү торучы врач оештыра.
Кеше башка урында вафат булса, аның гәүдәсен патолого-анатомик ярып карауга пациент башлангыч медик-санитар ярдәм алган медицина оешмасы врачы (фельдшеры) яисә үлем очрагы расланган территориягә медицина хезмәте күрсәтүче оешманың врачы җибәрә.
Фаил Хәйруллин,
район прокуроры.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәет Патолого анатомическое вскрытие