Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лагеркада кыз бала өстенә кар ишелгән

14-20 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 31 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте коткаручыларына һәм ПЧ-73 частеның Күтәмәдәге подразделениесе хезмәткәрләренә райондагы “Татнефть” объектларының берсендә эшче һәлак булу вакыйгасы урынына барырга туры килгән.

02 14-20 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 31 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 12 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган, анда машиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы ачыкланган.

17 гыйнвар көнне район үзәк больницасына Лагерка авылыннан өшегән кыз баланы китергәннәр, тау шуганда аның өстенә кар ишелгән. Зыян күрүчене балалар бүлегенә дәваланырга салганнар.

Әлеге адрес буенча яшәмәячәген белә торып, Әзербайҗан гражданинын ялган рәвештә учетка куйган Чирмешән кешесен җаваплылыкка тартачаклар.

Узган атна ахырында район үзәк больницасына күкрәк өлешендә киселгән ярасы булган Чирмешән кешесен (ир-ат) китергәннәр. Полиция хезмәткәрләре әлеге уңайдан тикшерү үткәрә.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 35 чакырту теркәлгән. Күпчелек чакыртулар кан басымы чирләреннән интегүчеләр һәм хроник авырулар янына булган. Ике кеше көнкүрештә җәрәхәт алып ярдәм сораган, өч якташыбызның тән температуралары нык күтәрелгән.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ исе килү, газ җиһазларын төзәтү, көйләү белән бәйле 38 заявка үтәгәннәр.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X