Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанкада һәм Чирмешәндә мунчаларга капкан утны хуҗалары сүндергән

5-10 августта район полиция бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул иткәннәр.

01 7 август көнне 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частендә мунчаларга ут кабу хакында ике хәбәр кабул иткәннәр. Әлеге казалар Казанка һәм Чирмешән авылларында чыккан. Ике очракта да хуҗалар утны янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче сүндереп өлгергәннәр. Чирмешән һәм Күтәмә (ПЧ-73 нең аерым посты) янгын сүндерүчеләренә башка хәвефле хәбәрләр булмаган.

02 5-10 августта район полиция бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул иткәннәр.

Район юлларында 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Имгәнүчеләр юк, әмма автомобильләргә зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 62 очрагы ачыкланган, берәү транспорт белән исерек килеш идарә иткән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 6 административ беркетмә төзегәннәр.

Шешминка авылы кешесенең акчаларына кул сузган чирмешәнлегә карата җинаять эше кузгатылган.

Әмир авылы кешесе Җиңү паркындагы тимер баганага кызыккан, әмма урларга полиция хезмәткәрләре комачаулаган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен 40 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар – кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына. Дүрт инсульт очрагы булган, әлеге авырулар Әлмәт  больницасына озатылган. Медицина белгечләрен аллергия реакциясе булып һәм салкын тиеп тә чакыртканнар.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 46 заявка үтәгәннәр.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев