Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Җитди сөйләшү» үлем белән төгәлләнә

Андреевка авылына мөнәсәбәтләр ачыкларга баручы биш егет авариядә дусларын югалталар. Әлеге хәлләр узган елның көзендә була. Андреевка егетләре М.Сидоров машинасында Лагеркага киләләр, биредә алар Е.Егоровны эзләп табалар һәм кыйнап калдыралар. Икенче көнне Евгений үз дусларын җыя. Егетләр Әлмәттән кайткан Максим Мироновның "Ауди - 80" автомобиленә төялеп Андреевкага - М.Сидоров белән...

Андреевка авылына мөнәсәбәтләр ачыкларга баручы биш егет авариядә дусларын югалталар.


Әлеге хәлләр узган елның көзендә була. Андреевка егетләре М.Сидоров машинасында Лагеркага киләләр, биредә алар Е.Егоровны эзләп табалар һәм кыйнап калдыралар. Икенче көнне Евгений үз дусларын җыя. Егетләр Әлмәттән кайткан Максим Мироновның "Ауди - 80" автомобиленә төялеп Андреевкага - М.Сидоров белән "җитди сөйләшүгә" юнәләләр.

Кирәк бит, Ишлинка авылы янында "үч алучылар" каршысына "тугызлы" машинасында М.Сидоров үзе очрый. "Ауди", билгеле инде, "тугызлыны" куып китә. Куышу озакка сузылмый, "Ауди" жигулины юл читенә китереп кыса. Ләкин М.Сидоров туктаган җиреннән кисәк кенә кузгалып асфальтка чыга, ә моны көтмәгән "Ауди" юл читенә әйләнеп төшә. Авариядә Е.Егоров бик авыр тән җәрәхәтләре ала һәм ул больницада үлә.

Максим Миронов авариядә гаебем юк дип белдерсә дә, автотехник экспертиза киресен раслый. Нәтиҗәдә район суды егетне шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән һәм шул ук срокка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Шул көннәрдә суд карары үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария Андреевка авылы