Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ишлинка кешесе таныклыксыз калган

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, район җәмәгать суды Ишлинкада яшәүче Андрей Степановка карата 30 мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Полиция хезмәткәрләре аны район үзәгенең Дзержинский урамында төнлә туктаталар. Ул автомобиль руле артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Аның мондый халәттә булуын алкотектор да күрсәтә. Суд барышында якташыбыз үз гаебен таныган.

Әлеге материалны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев