Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Үтәмеш фермасыннан бозау урлаганнар

26 августтан 1 сентябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 25 хәбәр кабул ителгән.

01 Август аеның соңгы атнасында Әккәрәй авылында абзар янган. Ут корылманың печәнлекле түбәсенә зыян салган. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частена һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постына башка хәвефле хәбәрләр булмаган.

02 26 августтан 1 сентябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 25 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында матди зыян белән өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. 66 кешенең юлда йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланган.

Полициянең участок уполномоченныйлары 6 административ беркетмә төзегәннәр.

“Урак-2019” операциясе барышында полиция хезмәткәрләре Кузай-Нурлат автоюлында җиңел автомашина туктаталар, аның йөртүчесенең арбасында тиешле документлары булмаган печән төргәге алып кайтуы булган.

“Чирмешән агрохезмәтләре” җәмгыятенең Иске Үтәмештәге фермасыннан ике айлык бозау урлаганнар. Тикшерү бара.

Әмир авылы кешесе “Магнит” кибетендә акча янчыгын урлаулары белән бәйле гариза язган. Зыян күрүче  янчыгын азык-төлек кәрзинендә онытып калдырган. Акчалардан тыш янчыкта банк карталары да булган.

Товар-матди әйберләрне саклауны тикшергәндә Иске Үтәмештәге машина-трактор паркында һәм товарлыклы-сөтчелек фермасында төнлә сак булмавы ачыкланган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 38 чакырту теркәлгән. Күпчелек чакыртулар хроник авырулар янына, бигрәк тә кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. Алты кеше көнкүрештә имгәнүләр алып ярдәм алганнар.

04 Газчылар узган атнада 35 заявка үтәгәннәр. Район газ хезмәте диспетчерлыгыннан белешүебезчә, алар барысы да газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев