Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Үтәмеш авылы кешесе шешәдәшенә балта белән ташланган

29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 18 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Без бу хакта 135 нче Чирмешән янгын частеннан һәм 73 нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 18 хәбәр кабул ителгән.

Участок инспекторлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 10 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгәнүче бар (җәяүлене бәрдергәннәр), икесе – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 121 очрагы ачыкланган.

Үз танышы белән спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, бәхәскә килеп, Иске Үтәмеш авылы кешесе әлеге шешәдәшен кыйный һәм башына балта белән сугып, сәламәтлегенә зыян китерә. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Чирмешәннән бер хатын-кыз, үзен Интернет һәм кесә телефоны аша алдап, 3 мең сум акчасын урлаган билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорый.

“Алкоголь” профилактик чарасы барышында Керкәле авылы кешесенең законсыз рәвештә спиртлы эчемлек сатуы ачыкланган. Тыелган вакытта сыра саткан Иске Үтәмеш авылы кибетчесенә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

03 Үткән ял һәм бәйрәм көннәрендә – 3-4-5-6 ноябрьдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 80 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар, гадәти көннәрдәге кебек, хроник авырулар янына булган, бигрәк тә кан басымы чирләреннән интегүчеләр белгечләргә еш мөрәҗәгать иткән. ОРВИ белән авыруның 15 очрагы теркәлгән, көнкүрештә имгәнүчеләр бар.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 38 заявка үтәгәннәр. Алар, барысы да, газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев