Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Кади урманында умарталыкка ут төрткәннәр

24-30 июньдә район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән.

01 Июнь аеның соңгы атнасы янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узган. Бу хакта без 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 24-30 июньдә район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, барысы да – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 61 очрагы ачыкланган, транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән бер машина йөртүче тоткарланган.

Полициянең участок уполномоченныйлары, җәмәгать тәртибен бозган өчен, 4 административ беркетмә төзегәннәр.

“Андреевка” җәмгыятенең машина-трактор паркыннан 20 куб. метрлы ягулык-майлау материаллары савыты “аякланган”. Полиция хезмәткәрләре әлеге хәлне тикшерәләр.

Тукай поселогы кешесе Иске Кади авылы янындагы урманда үзенең умарталыгына ут төрткән берәүне җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Соңыннан мәгълүм булганча, ут төртүче – Яр Чаллы шәһәре кешесе.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен 44 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның 4 очрагы ачыкланган. Чакыртуларның күпчелеге хроник авырулар, бигрәк тә кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.

04 Район газ хезмәте слесарьлары узган атнада 44 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X