Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җинаятьләрне кисәтү яхшырак

Район прокуратурасы каршындагы эшче группа Ульяновкада күчмә утырыш үткәрде. Хокук саклау органнары, социаль яклау бүлеге, белем, тәрбия бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары һәм башка кайбер оешмалар вәкилләреннән торган бу группаның чираттагы утырышы Ульяновка авыл мәдәният йортында оештырылды. Утырышның беренче өлешендә Ульяновка урта мәктәбенең...

Район прокуратурасы каршындагы эшче группа Ульяновкада күчмә утырыш үткәрде.


Хокук саклау органнары, социаль яклау бүлеге, белем, тәрбия бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары һәм башка кайбер оешмалар вәкилләреннән торган бу группаның чираттагы утырышы Ульяновка авыл мәдәният йортында оештырылды.

Утырышның беренче өлешендә Ульяновка урта мәктәбенең өлкән класс укучылары, укытучылар, ата-аналар һәм Ульяновка авыл җирлеге башлыгы да катнашты.

Бу авылда яшүсмерләр белән зур проблемалар юк, күчмә утырышның төп максаты - профилактикалау.

Ульяновка авыл җирлегенә керүче авылларда ике социаль куркыныч гаилә бар һәм дүрт яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә тора. Шуларның берсе Ульяновка урта мәктәбе укучысы, өчесе - һөнәр училищелары курсантлары.

Авыл җирлеге һәм мәктәп коллективы бу гаиләләрне даими контрольдә тота.

Утырыш барышында мәктәп директоры Николай Иванов, район үзәк больницасы педиатры Саимә Әбдерәшитова, район социаль яклау бүлеге хезмәткәре Светлана Мортазина, ТР хәрби комиссариатының Чирмешән районындагы бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин, "Чирмешән" муниципальара бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Гөлчәчәк Мисбаховалар чыгыш ясады.

Мәктәп директоры үзләрен борчыган проблеманы да җиткерде. Мәктәптә дәресләрдән соң үткәрелүче чараларга, түгәрәкләргә, консультацияләргә йөрүче укучыларга ике авыл арасын юлаучы машиналарда үтәргә туры килә икән. Мәктәп автобусында йөртүгә рөхсәт кирәк. Эшче группа бу проблеманы чишүдә ярдәм итәргә ышандырды.

Утырышның икенче өлешендә эшче группа укытучылар коллективы белән аерым әңгәмә корып, социаль куркыныч гаиләләр белән эшләү мәсьәлә-ләренә тукталдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия