Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнле машина куып киткән һәм штраф "эшләп алган"

28 яшьлек чирмешәнлене машина куып киткән өчен хөкем иттеләр.

Әлеге май кичендә Марат Вәлиуллинның машинада җилдерәсе килә. Теләсә ниндидә түгел, ә 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте ишегалдында торучы кызыл төстәге “Нива” эш машинасында. Машинаның ишекләре бикләнмәгән булган, ачкычы да шунда гына. Утыр да кит...

“Нива”ны төнге 11ләрдә Титов һәм Бакча урамнары киселешендәге юл кырыеннан табып алалар. Егет идарәне югалтып шунда төшеп киткән. Нәтиҗәдә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән. Суд аны, элек хөкем ителмәгән булуын, бер дә административ җаваплылыкка тартылмавын һәм гаебен танып килүен, кылган гамәле өчен үкенүен исәпкә алып, 20000 сум күләмендә штраф җәзасы бирде. Югыйсә, Марат әлеге акчага ничә көн таксида гына йөри алыр иде.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев