Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндәге бер кибет кассасыннан зур суммада акча югалган

Билгесез адәмнәр район үзәгенең бер кибете кассасыннан 48 мең сумнан күбрәк акча урлаган. Полиция хезмәткәрләре әлеге хәлне тикшерә.

Гомумән, 20-26 майда район полиция бүлегенең дежур частенда 29 хәбәр кабул иткәннәр. Участок уполномоченныйлары тарафыннан 21 административ беркетмә төзелгән. Бу чорда 5 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда имгәнүче бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 49 очрагын ачыклаган, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән бер йөртүче тоткарланган.

Билгесез кешеләр Бәркәтә авылы кешесенең өеннән 324 мең сум акча урлап чыкканнар. Ватып-җимереп керү эзләре юк. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев