Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә тыелган әдәбият табылган

Узган елны район территориясендә террорчылык белән бәйле җинаятьләр һәм хокук бозулар теркәлмәгән, милли һәм дини низаглар булмаган. Шулай да полиция хезмәткәрләре бу юнәлештә даими профилактик эш алып баралар. Әйтик, дини оешмаларның эшчәнлеген тикшереп торалар, халык белән очрашулар үткәреп, аңлату эшләре алып баралар. -Узган ел район территориясендә экстремистик әдәбият таратуның берничә...

Узган елны район территориясендә террорчылык белән бәйле җинаятьләр һәм хокук бозулар теркәлмәгән, милли һәм дини низаглар булмаган.


Шулай да полиция хезмәткәрләре бу юнәлештә даими профилактик эш алып баралар. Әйтик, дини оешмаларның эшчәнлеген тикшереп торалар, халык белән очрашулар үткәреп, аңлату эшләре алып баралар.

-Узган ел район территориясендә экстремистик әдәбият таратуның берничә факты теркәлде,- ди "Чирмешән" муниципальара бүлегенең начальнигы урынбасары Вячеслав Яковлев. -Мәсәлән, "Кәрвансарай" сәүдә үзәгендәге бер павильонда ислам дини әдәбияты арасында экстремистик материаллар исемлегенә кергән китаплар да булуы ачыкланды. Әлеге әдәбият сатудан алынды.

Июнь аенда полиция бүлегенә Кара Чишмә авылында билгесез кешеләрнең "Иегова" дини тәгълиматларын таратып йөрүе турында хәбәр керде. Тикшерү нәтиҗәсендә, аларда тыелган әдәбият табылды.

Бәркәтә авылында бер хатын-кыздан экстремистик әдәбият исемлегенә кергән китаплар алынды.

Бу кешеләргә карата район прокуроры экстремистик эшчәнлек алып барырга ярамый дигән кисәтү чыгарган. Әгәр дә алар әлеге эшләрен дәвам итсәләр, административ яисә җинаять җаваплылыгына тартылачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Терроризму – нет!