Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәүнең бакчасыннан су савытын урлап киткәннәр

29 апрельдә - 5 майда район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 29 хәбәр кабул ителгән.

01 29 апрель көнне Ивашкино авылының бер хуҗалыгында мунча янган. Ә май бәйрәмнәрендә һәм ял көннәрендә 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частена һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постына ут белән бәйле бәла-казалар хакында хәбәрләр булмаган. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, бу – үткән яңгырлар “казанышы”.

02 29 апрельдә - 5 майда район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 29 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 17 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы ачыкланган.

“Азал” җәмгыятенең Югары Чегодай авылы янындагы бульдозерыннан ике аккумулятор “аякланган”. Матди зыян күләме 8400 сум.

Билгесез адәмнәр апрель аеның соңгы көннәрендә Чирмешәннең “Магнит Косметик” кибете янында, урамда торган 45 данә металл стеллажны урлап киткәннәр.

Чирмешән кешесе үз бакчасыннан, су савытын урлап, йөк машинасына салып киткән каракларны җаваплылыкка тартуны сорый.

Полиция хезмәткәрләре әлеге урлау фактлары буенча тикшерү үткәрә.

03 Май аеның беренче биш көне ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары өчен чагыштырмача тыныч узган. Бу бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлегенә уртача 18-20 чакырту теркәлгән, нигездә, йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләр янына. Биш кеше көнкүрештә имгәнү алган, ОРВИ – салкын тидерүнең 3 очрагы булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 48 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев