Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бер укучының рюкзагыннан телефонын урлаганнар

Гомумән, 2-8 сентябрьдә район полиция бүлегенең дежур частенда 19 хәбәр кабул иткәннәр.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 17 административ беркетмә төзелгән. Бу чорда бер җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 79 очрагы ачыкланган, бер йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Чирмешәнле үз кызының рюкзакыннан кәрәзле телефонын урлаган билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Коронавирус инфекциясен кисәтү буенча рейдлар дәвам итә, әлеге чаралар барышында бу атнада 16 хокук бозу очрагы ачыкланган һәм беркетмәләр төзелгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев