Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә балыкчылардан законсыз рәвештә акча җыйганнар

Яз җитү белән кешеләр табигать кочагына ашыга. Кайберәүләр балык каптырмый гына су буенда ял итүне күз алдына да китерми. Кемдер бу шөгыльдән ләззәт алса, башкалар өчен балык тоту - бизнес, җиңел генә акча эшләү ысулы. Шәхси эшмәкәр Иван Плотников та Элмәле буасыннан тәүлек буе балык тотучылардан 150 - 200 сум...

Яз җитү белән кешеләр табигать кочагына ашыга. Кайберәүләр балык каптырмый гына су буенда ял итүне күз алдына да китерми. Кемдер бу шөгыльдән ләззәт алса, башкалар өчен балык тоту - бизнес, җиңел генә акча эшләү ысулы.

Шәхси эшмәкәр Иван Плотников та Элмәле буасыннан тәүлек буе балык тотучылардан 150 - 200 сум акча җыйган. Ләкин бу законлы түгел икән...
Район суды материалларыннан күренгәнчә, аренда килешүе нигезендә, Иван Плотниковка җир участоклары гына бирелгән. Ул җирләрдә урнашкан буалар гомуми кулланышта булган су объектларына керә. Закон нигезендә, аларда халык балыкны бушлай тота ала. Ә якташыбыз сулыкның яр буенда хәтта бәяләрне күрсәткән такталар да урнаштырган булган. Шул уңайдан район прокуроры судтан шәхси эшмәкәрнең әлеге объектка балык тоту максатыннан килүчеләрдән акча җыю буенча гамәлләрен законсыз дип тануны сораган. Суд прокурорның гаризасын канәгатьләндергән. Иван Плотников җир участогының гына арендаторы, димәк, ул башка кешеләрнең сулыктан куллануын чикли алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балыкчылар суд акча җыйганнар